Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат конференциясе узды. Матбугат очрашуы тиз йогышлы кош гриппы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуына юл куймау темасын яктыртты. Журналистлар белән очрашуга Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин килде.
Үз чыгышын Габделхак Мотыйгуллин республикага кош гриппын кертмәү буенча куркынычсызлык чаралары турында сөйләүдән башлады. Чөнки 2023 елда илдә 7 авыру очрагы исәпләнгән. 20 мартка 6 төбәк (Ставрополь, Камчатка крае, Херсон, Калининград, Белгород, Әстерхан) имин түгел. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Россиядә кош гриппы буенча барлыгы 56 кош гриппы очагы теркәлгән, шул исәптән кыргый кошлар арасында - 6, йорт кошлары арасында - 43, кошчылык фабрикаларында - 7 авыру чыганагы ачыкланган.
Ветеринария белгечләре әйтүенчә, кош гриппы таралуның төп сәбәбе - киек һәм синантроп кошлар популяциясендә вирусның һәрдаим әйләнештә булуы. Бу очракта киек кошларның күченеп йөрүе төп фактор булып тора. Тиз йогышлы кош гриппын профилактикалау максатыннан, күчмә кошларның миграция чорын исәпкә алып, ябык типтагы кошчылык предприятиеләре (кош фабрикалары) җитәкчеләренә биологик саклауның югары дәрәҗәсен катгый үтәүне тәэмин итәргә кирәк.
Кош гриппы вирусы таралуга юл куймас өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 03.04.2006 ел, № 104 «ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» гы боерыгында язылган таләпләрне үтәргә кирәк.күрше йортлар). Чит кешеләрне кошлар тоткан урыннарга кертмәскә. Азык-төлек өчен кош ите һәм йомыркаларны территорияләрдә рөхсәтсез сәүдә итү урыннарында, ветеринария-ярдәм документысыз һәм кошлар гриппы эпизоотиясе теркәлгән төбәкләрдән сатып алу киңәш ителми.
Габдулхак Мотыгуллин сүзләренчә, шулай ук Африка дуңгыз чумасы вирусының кыргый фаунадан эләгү куркынычы да зур. 2023 ел башыннан Россиядә 15 чыганак ачыкланган, йорт дуңгызлары арасында 6 авыру очрагы, кыргый кабаннар арасында 9 очрак теркәлгән.
20 мартка алынган мәгълүматлар буенча 10 төбәктә авыру очраклары ачыкланган. Әстерханда - 3, Волгоград өлкәсендә - 1, Донецк Халык Республикасында - 4, Калининградта - 15, Костромада - 1, Орловта - 3, Приморье краенда - 1, Самарада - 4, Ставрополь краенда - 1, Ярославль өлкәсендә - 2 имин булмаган пункт теркәлгән.
Спикер сөйләвенчә, бүгенге көндә республикада ветеринария хезмәте эпизоотиягә каршы язгы чаралар үткәрә һәм югары патогенлы кош гриппына юл куймау буенча чаралар күрелгән. Терлекләрне вакцинацияләү барышында йортларда шулай ук халыкка хайваннар һәм кошлар авырулары куркынычы турында мәгълүмат бирелә, проспись астында авырулар һәм рөхсәт ителмәү чаралары турында мәгълүмат белән белешмәләр таратыла. Шулай ук Габделхак Мотыгуллин 2023 елның 1 мартыннан РФ Хөкүмәтенең (01.02.2023 139 һәм 140 санлы) карарлары үз көченә керде дип белдерде. Әлеге карарлар нигезендә, әгәр дә предприятиенең биологик куркынычсызлыгы бозылса, авыру чыккан очракта терлекләрне тартып алган өчен компенсация түләнмәскә мөмкин. Шуңа күрә терлекчеләр һәм кошчылар зур җаваплылык алырга һәм барлык ветеринария таләпләрен үтәргә тиеш.
Авыруларның таралуына юл куймау турында сөйләгәндә, ветеринария инспекторларының ветеринария-полиция постларындагы хезмәтләрен бәяләп бетергесез. Мәсәлән, 2022 елда 24 меңнән артык автотранспорт берәмлеге тикшерелгән, 307 ветеринария законнары таләпләрен бозу ачыкланган. Бүгенге көндә постлар көчәйтелгән режимда эшли, чөнки күрше төбәкләрдән хайваннар авырулары керү куркынычы бик югары.