Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Балык Бистәсе район ветеринария берләшмәсендә узган ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Ревизия нәтиҗәләрен тикшерүдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм Балык Бистәсе районының Баш ветеринария табибы Динар Сөләйманов катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде.