Терлек һәм йорт кошларын рөхсәтсез сатучылардан алмаска: республиканың ветеринария белгечләре иминлек сагында

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген Питрәч муниципаль районында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, терлек һәм кошларны сату һәм ташу буенча шәхси эшмәкәрләр, КФХ башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Россельхознадзор һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре вәкилләре җитәкчелегендә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларның африка чумасы, кошлар гриппы инфекциясе һәм эре мөгезле терлек авырулары барлыкка килүенә юл куймау буенча чараларның үтәлешен карадылар. Шулай ук башкарма хакимият органнарының хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар барлыкка килүен кисәтү һәм бетерү буенча муниципаль махсус комиссияләр белән үзара хезмәттәшлеге, аларга кирәк булганда эпизоотик иминлекне тәэмин итүгә һәм авырулар барлыкка килүен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үтәүдә методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International