ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2018 ел
шимбә

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Молькеево”

 постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында Киров өлкәсеннән Чувашия песпубликасына ташылучы машинада ветеринария таләпләре үтзлмиәүне ачыклаган:20,4 тонна сөт тиеешенчә пломбалаштырылмаган өистернада ташылган. Гаеплегә карата административ җаваплылык яный.

 


20
июль, 2018 ел
җомга

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторалры Кайбыч районына урнаштырылган махсус постта кизү вакытында 20 тонна күләмендә сөт ташыганда ветеринария җаләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөт тутырылган цистерна тиешенчә бикләнмәгән. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

 

Апас – Чирмешән юланда урнаштырылган ветеринария-полиция постында Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш республикасына баручы машинада ике баш эре мөгезле терлекне ташыганда ветеринармя таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе язылмаган. Әлеге факт буенча гапле затлар админстратив штрафка тартылган.

 

Түбән Кама районында кош гриппын профилактикалау сорауларына кагылышлы киңәшмә үтте.  Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин җыелганнарга Татарстандагы эпизоотия халәте, кош гриппы вирусын Түбән Кама районында булдырмау максатларында алып барылырга тиешле эш планы турында сөйләде. Киңәшмәдә Роспотребнадзор, МЧС, МВД, экология бүлеге вәкилләре катнашты.

Татарстанның идел арты районнарында кош гриппы вирусы очраклары ачыклану сәбәпле Апас, Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Апас һәм Буа районы ветеринария белгечләре белән берлектә Чувашия республикасындагы ветеринар-полиция постында тәүлек әйләнәсе кизү тора. Хәзер Татарстанга Чувашия республикасыннан маллар, кошлар кертү катгый тыела. Ветеринария белгечләре һәр машинаны да дезинфекция үткәргәннән соң гына Татарстанга кертәләр.

 

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Молькеево постында Чуваш республикасына баручы машинаны тикшергәндә ветеринария таләпләре үтәлмәвен ачыклаган: 21 баш эре мөгезле терлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары 19 нчы июль көнне Кама Тамагы районында урнашкан балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы Ширәмәт авылындагы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында транспорт чараларын тикшергән вакытта Чувашия республикасына эре мөгезле маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклыйлар. Гаеплегә карата административ штраф язылган.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда кош гриппы авыруы килеп чыгу сәбәпле, Чувашия республикасы чигендә 5 урында ветеринария полиция посты урнаштырылды. Ветеринария белгечләре полиция инспекторлары белән берлектә Татарстанга керүче һәрбер транспорт чарасын туктатып тикшерә, тиешенчә дезинфекция үткәрә. Хәзер Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы кошларын сату катгый тыелган. Башка районнарда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең кошчылык фабрикалары җитәкчеләре, торак пунктлар башлыклары  катнашында чираттан тыш утырышлары үткәрелә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International