Татарстанның идел арты районнарында кош гриппы вирусы очраклары ачыклану сәбәпле Апас, Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Апас һәм Буа районы ветеринария белгечләре белән берлектә Чувашия республикасындагы ветеринар-полиция постында тәүлек әйләнәсе кизү тора. Хәзер Татарстанга Чувашия республикасыннан маллар, кошлар кертү катгый тыела. Ветеринария белгечләре һәр машинаны да дезинфекция үткәргәннән соң гына Татарстанга кертәләр.