Татарстанда кош гриппы авыруы килеп чыгу сәбәпле, Чувашия республикасы чигендә 5 урында ветеринария полиция посты урнаштырылды. Ветеринария белгечләре полиция инспекторлары белән берлектә Татарстанга керүче һәрбер транспорт чарасын туктатып тикшерә, тиешенчә дезинфекция үткәрә. Хәзер Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы кошларын сату катгый тыелган. Башка районнарда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең кошчылык фабрикалары җитәкчеләре, торак пунктлар башлыклары катнашында чираттан тыш утырышлары үткәрелә.