ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

26 нчы июль көнне Федосеев урамы 36 нчы йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе белән берлектә агымдагы елның икенче кварталына нәтиҗәләр ясаячак. Әлеге чарада ветеринария белгечләре, Россельхознадзор инспекторлары катнашачак.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы “Молькеево” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш  сөт ташучыны туктата. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ штрафка тартылачак.

 

16 нчы июльдән – 20 нче июль көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 433 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 601 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 1150 тапкыр кан тикшергән, 126 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 6 тапкыр паталогик материал, 4 терлек мәетен  тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 33 тапкыр терлек азыгын, 19 тапкыр кан тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 98 тапкыр дуңгыздан патологик материал, 22 тапкыр кош материалын, 122 төрле продукция, 15 тапкыр төрле азык тикшергән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 2 тапкыр сөт тикшергәннәр, 6 тапкыр бал, 3 тапкыр ит, тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 45 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 2 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән, 3 тапкыр азык-төлек тикшергән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаепле затка карата штраф салынган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәре территориясендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре, тавык йомыркасы сату урынын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган затлар административ җаваплылыкка тартылган, сәүдә туктатылган.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Апас, Яр Чаллы территориаль бүлекләре инспекторлары Апас һәм Буа районы ветеринария белгечләре белән берлектә, Республикага кош гриппын кертмәү максатларында тәүлек әйләнәсе кизү торалар. Бер тәүлеккә якынча 35 берәмлек транспорт чарасы дезинфекция аппаратлары аша уза.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән Нурлат шәһәрендә кош гриппын булдырмау максатында халык белән аңлату эшләре алып барды. Сөйләшү барышында халыкка белешмәлекләр таратылды.  

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “АлексеевскоеПлемдело” җәмгыятенә караган 227 баш эре мөгезле терлеккә алдан кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас – Чирмешән юлында ветеринария-полиция постында Тәтеш районыннан Чувашия республикасына баручы машинада ветеринария таләпләрен үтәмичә 2 баш эре мөгезле терлек ташу очрагы ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

 


21
июль, 2018 ел
шимбә

20 нче июль көнне Түбзн Кама территориаль бүлеге инспекторлары Молькеево постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш бал ташучыга карата административ штраф язган. 300 кг бал ташыганда ветеринария белешмәсе булмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International