Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторалры Кайбыч районына урнаштырылган махсус постта кизү вакытында 20 тонна күләмендә сөт ташыганда ветеринария җаләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөт тутырылган цистерна тиешенчә бикләнмәгән. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартылган.