Түбән Кама районында кош гриппын профилактикалау сорауларына кагылышлы киңәшмә үтте. Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин җыелганнарга Татарстандагы эпизоотия халәте, кош гриппы вирусын Түбән Кама районында булдырмау максатларында алып барылырга тиешле эш планы турында сөйләде. Киңәшмәдә Роспотребнадзор, МЧС, МВД, экология бүлеге вәкилләре катнашты.