Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Молькеево постында Чуваш республикасына баручы машинаны тикшергәндә ветеринария таләпләре үтәлмәвен ачыклаган: 21 баш эре мөгезле терлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.