2018 нче елның 17 июлендә Республика ветеринария лабораториясе тикшерүләре нәтиҗәсендә кош гриппы вирусы ачыкланды. Патологик материаллар Чүпрәле районы Шланга авылыннан (71 баш кош юк ителгән), Кайбыч районы Ульяновка авылыннан (35 баш кош юк ителгән), Тәтеш районы Вожжи авылында (59 баш кош юк ителгән), Апас районы Югары Балтай авылыннан (16 баш кош юк ителде), Апас районы Кече Күккүзе авылыннан (60 баш кош юк ителгән), Кама тамагы шәһәр тибындагы бистәдән (3 төрле урында 106 баш кош яндырылган) китерелгән. Бүгенге көнгә барлыгы 350 баш кош-корт яндырылган.
Хәзер бу районнарда инфекцияне бетерү буенча эшләр башкарылган, авыру кошлар гына түгел, хуҗалыкта булган башка кош-кортлар да яндырылган. Авыру кошлар торган урыннарда дезинфекция үткәрелгән. Ветеринария белгечләре йорттан йортка йөреп кош-корт асраучылар белән аңлату эшләре алып бара.
Чувашия республикасы белән чиктәш районнарга керү юлында 5 урында көчәйтелгән ветеринария-полиция постлары урнаштырылган. Республиканың башка районнарында исә ашыгыч рәвештә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышлары уздырыла. Кош асраучылар белән очрашулар оештырыла. Республика территориясендә авыл хуҗалыгы кош-кортларын сату катгый рәвештә тыелган.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе югарыда санап үтелгән районнарда карантин игълан итү турында президент Карары проектын әзерләде.
Якынча исәпләүләр буенча, авыру кошлар Чуваш республикасыннан кергән булырга мөмкин. Авыл халкы аларны базарда яки урамда сатып йөрүчеләрдән алган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 18 берәмлек транспорт чарасын тикшергәннәр. Тикшерү барышында ике тапкыр маллар ташыганда ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыклаганнар: маллар тиешенчә дезифекция үткәрелмәгән машинада бәйләнмәгән килеш ташылганнар.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы картлар йортында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария законы таләпләренең төгәл үтәлмәве ачыкланды. Бер партия терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган.
Әлеге чаралар “Күчмә участок ветеринария пункты” дип аталган махсус ветеринария машинасында эшләнде.
17 нче июль көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 14 төрле җәнлек карачкысы ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган – ташылучы йөккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата административ штраф язылган.
Республиканың Баш ветеринария идарәсе әмере белән, районнардагы ветеринария берләшмәсе җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелгән. Бүген шәхси хуҗалыкларда кош-корт сатып алуны тыю төп бурыч булып кала. Ветеринария идарәсе “Меркурий” системасы аша Татарстаннан тыш, тагын кайсы төбәкләрдә кош-корт сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне ачыклый. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, алар Самара, Чувашстан, Түбән Новгород өлкәләрендә булган. Әлеге эшмәкәрләрнең автомобиль һәм кош-корт тоту сарайларында, ферма торакларындагы вируска мониторинг тикшеренү, механик чистарту һәм дезинфекция ясарга кирәк.
Дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә йорт саен йөреп, кош гриппы хакында аңлату-кисәтү эшләре үткәрергә боерык бирелгән.
Бүгенге көнгә Чүпрәле, Буа районы башлыклары һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзор башлыгы Нурислам Хәбипов катнашында ашыгыч җыелышлар үткәрелгән.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова)
Мәскәү – Уфа юлында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районыннан килүче машинада дуңгыз итеннән ясалган шашлыкка ветеринария белешмәләре булмау фактын ачыклый. Продукция кире кайтарылган, гаепле затка карата штраф салынган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында урнашкан “СХ Техника” җәмгыятендә Таможня Союзы таләпләре буенча аттестация үткәрүдә катнашкан.
16 нчы июль көнне Казан территориаль бүлеге инпсекторлары “Малиновка” постында Тукай районынан Чуваш республикасына 2 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклыйлар: маллар ташылганда тиешенчә бәйләнмәгән булып чыга. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартыла.
16 нчы июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агро-Основа” җәмгыяте хуҗалыгында 498 баш эре мөгезле терлекне туберкулин кертү юлы белән авыруны ачыклау эшен башкарды.