ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


6
август, 2021 ел
җомга

2022 елның 1 мартыннан Россиядә сарыклар һәм кәҗәләрдә була торган йогышлы нейрология авыруы, скрепи чире буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керә. Бу кагыйдәләр авыл хуҗалыгы министрлыгының 424 номерлы боерыгы белән расланган һәм 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Сарыклар һәм кәҗәләрдә була торган әлеге авырудан терлекләрне дәвалау мөмкин түгел, бу чир үзәк нерв системасын зарарлап, төзәтеп булмаслык зыян сала.


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Мөслим районында эшлекле сәфәрдә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Сарман районында эшлекле сәфәрдә булды.

Сер түгел, Россиядә финанс пирамидалары активлашты. Бу компанияләр көч куймыйча гына югары табыш алу ысулларын тәкъдим итәләр, кешеләрне шул рәвешле үзләренең оешмаларына җәлеп итәләр . Нәтиҗәдә, шундый пирамида составына кергән кешеләр керткән кемтемнәрен айтара алмый гына түгел, ә мөлкәтен дә югалта, шуның өстенә берничә кредит алып бурычка да бата. 


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Татарстан Республикасында 1 августтан планлы көзге диагностик тикшеренүләр үткәрү, ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү буенча старт бирелде. Хайван авыруларын кисәтүне күзаллаган әлеге зур колачлы эш республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.


30
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның беренче яртыеллыгында терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмалар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов алып барды.


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International