Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Сарман районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Аны Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.