ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 1 сентябрендә мөгезле эре терлек лейкозы буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керде, алар 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән документта лейкоз авыруына шик тудыра торган нигезләр язылган, диагностик чаралар аныкланган.

Шимбә көнне, 11 сентябрьдә Арча районында Яңа Кырлай авылында татар халкының милли традицияләренә нигезләнгән бәйрәм – Ат көне узачак. Бу көнне ат чабышлары, ат спорты ярышлары үткәрелә. Тантананың ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Ат чабышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ярдәме белән уздырыла.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Ярославль өлкәсеннән килгән кунаклар булып китте. Ярославль өлкәсенең Хайваннар авыруларына каршы көрәш станциясе директоры Евгений Орлов, станциянең директор урынбасары – филиал башлыгы Петр Малофеев һәм "Балык район ветеринария станциясе" дастаханәсе мөдире Лариса Козина эш визиты белән Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсендә булдылар һәм республиканың ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 сентябрьдә, 15:30 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Көзге чорда республика территориясенә югары патогенлы кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау" темасына матбугат очрашуы узачак.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Россиянең Чиләбе өлкәсендә югары патогенлы кош гриппы очрагы теркәлгән. Соңгы вакытта Төмән өлкәсендә шулай ук кош гриппы чире очрагы ачыкланган иде. Шуларның ике очрагы кыргый кошларда һәм тагын икесе йорт кошларында табылган иде.

Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә Татарстан Республикасы баш ветеринария табиблары белгечләре белән берлектә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре белән берлектә аңлату эшләре алып барыла. Әлеге җыелышлар авыл хуҗалыгы һәм кош-корт сату-алу белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре өчен махсус үткәрелә. 

11 сентябрьдән Казанда традиция буенча көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәчәк. Һәр атна шимбә көнне шәһәрнең һәр районында урнашкан 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш тауарлары сәүдәсе оештырылачак. Гадәттәгечә, ярминкәләрдә фермерлар шәһәр халкына юнь бәядән азык-төлек продукциясе тәкъдим итәчәк. Аерым алганда, ярминкәләр ит-сөт, балык, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктларына бай булыр дип көтелә.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Алексеевск зонасына керүче район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.

Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе-Баш ветеринария табибы вазыйфасына Хөснуллин Рәис Салих улы билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективына Рәис Салих улын тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International