Баш ветеринария идарәсе кисәтә: илдә кош гриппы буенча эпизоотия вәзгыяте бик киеренке!

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, илдә кош гриппы буенча эпизоотия вәзгыяте элеккечә киеренке кала бирә. Кош гриппы авыруының яңа чыганаклары Саратовта, Самарада, Башкортстан Республикасының Туймазы районында, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләрендә ачыкланган. Кош үстерү белән шөгыльләнүче республика халкын һәм кошчылык хуҗалыклары милекчеләрен кисәтү максатыннан, Баш ветеринария идарәсе киек кошларның көзге миграция чорында кош гриппы йогу куркынычы югары булып кала, дип искәртә. Кыргый кошлар - кош гриппы вирусының төп таратучылары.

Исегезгә төшерәбез, быел табигатьтә кош гриппы табылу очраклары Ростов, Төмән, Әстерхан өлкәләрендә, Краснодар краенда, Дагыстан Республикаларында, Тыва Республикасында - кыргый кошлар арасында 7 очрак һәм йорт кошлары арасында 1 авыру очрагы теркәлгән иде. Киек һәм синантроп кошлар популяциясендә вирусның һәрдаим әйләнештә булуы таралуның төп сәбәбе булып тора. 

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт һәм кошчылык продукциясен тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына мөрәҗәгать итә.

Кош гриппы вирусын республикага кертмәү һәм таратуга юл куймау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006 елның 3 апрелендәге 104 номерлы «ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк.

Йорт кошларын киек кошлар һәм күрше хуҗалык кошлары белән элемтәгә кермәгән шартларда тотарга кирәк. Кош-корт тоту урыннарына чит затларны кертмәскә.
Шәхси хуҗалыкларда, базарларда һәм ачык сулыкларда, кош-корт күпләп җыелу урыннарында, кошчылык предприятиеләре тирәсендә өй һәм кыргый кошлар белән контактка кермәскә.
Кошлар гриппының эпизоотия чыганаклары теркәлгән территорияләрдә санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алу тыела. 
Кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә кыргый кошларның һәлак булуын ачыклау максаты белән хуҗалыклар территориясен көн саен тикшереп чыгарга киңәш ителә.
Шәхси хуҗалыкларда кош-кортны саклау һәм кыргый табигатьтән кошлар гриппын кертмәү максатларында ветеринария белгечләре гражданнарга түбәндәге профилактика чараларын күрергә тәкъдим итә:
Яңа сатып алынган кош-кортны бары тик кош гриппы буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына алып кайту зарур. Сатып алынган йорт кошларын 30 көн карантинда, ягъни аерым тотарга кирәк, бу чорда аның торышын игътибар белән күзәтергә кирәк. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Йорт кошларын тотуның тиешле санитар шартларын тәэмин итәргә кирәк. Бу максатта кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып торырга, аларны дезинфекцияләп торырга кирәк.

Кош-кортны бу максат өчен махсус бүлеп бирелгән киемдә һәм аяк киемендә генә карарга кирәк, аны даими рәвештә юып һәм чистартып торырга киңәш ителә.

Кошларга сыйфатлы һәм куркынычсыз азык кына ашатырга, кошлар азыгын авыру йогу куркынычы булмаган урыннардан сатып алырга, киек кошлар һәм кимерүчеләр керми торган куркынычсыз урында сакларга кирәк. 

Хуҗалыкта үлгән кош ачыкланган очракта, ветеринария белгечләре аның анализ пробасы лаборатория тикшеренүләренә Республика ветеринария лабораториясенә җибәрергә.

Хөрмәтле Татарстан халкы! Республиканың иминлеге сезнең уяулыкка, аңыгызга гына бәйле! Кош гриппын кисәтү һәм республикага кертмәү өчен барыбыз бергә куркынычсызлыкны саклап эш иткәндә генә ирешеп була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International