Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан районнарындагы һәм шәһәрләрендәге ветеринария берләшмәләре җитәкчеләрен сайлау участокларында санитар иминлекне тәэмин итү турында киңәшмәгә җыйды.
Билгеле булганча, сайлау участокларында дезинфекция ясау һәм санитар эшкәртүне тәэмин итү республиканың ветеринария белгечләре, район һәм шәһәр ветеринария берләшмәләре җилкәсенә төшә.
Татарстан Республикасында тавыш бирү көннәрендә 2810 сайлау участогы эшләячәк. Коронавирус пандемиясе шартларында иң мөһим бурыч – сайлаучылар сәламәтлеге өчен яклау һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итү. Традиция буенча, Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте республикада барлык тавыш бирү участокларында санитар эшкәртүне тәэмин итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 9нчы сентябрьдә Казан территориясендә сайлаулар вакытында дезинфекция чаралары, сиптергечләр һәм эпидемиология иминлеген тәэмин итү чаралары презентациясе узды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Татарстанның сайлау системасы өч көнлек тавыш бирүне үткәрүгә тулысынча әзер. Иң мөһиме, сайлаучылар сәламәтлеге өчен куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм ковидка каршы барлык чараларны үтәүгә юнәлдерелә.