Чүпрәледә узган семинарда ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре хуҗалыкларда нәтиҗәле технологияләр турында фикер алышты

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Чүпрәле районында эш визиты белән булды. Биредә "Авыл хуҗалыгы предприятиесының уңыш нигезе - сөт җитештерүче хуҗалыкларда нәтиҗәле технологияләр" темасына багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәгә ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе белгечләре, җитәкчеләр, терлекчелек хуҗалыклары башлыклары җыелды. 

Алар арасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гөлүсә Баязитов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар, районның баш ветеринария табибы, баш зоотехниклары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре муниципаль районнарда сөт терлекчелеген цифрлаштыру, хуҗалыкта селекция-генетик эшне оештыру, терлек азыгының сыйфатын бәяләү, терлекчелектәге пробиотикларны куллану һәм сәламәт яшь терлек үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук 2021 елның 8 аенда терлекчелек эшенә йомгак ясалды

Семинарның гамәли өлешендә семинарда катнашучылар 3 һәм 6 айга кадәр бозауларны тоту һәм ашату технологияләре белән таныштылар, терлек азыгы әзерләү техникасын һәм терлекчелектә алдынгы технологияләр күргәзмәсен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International