Дәүләт ветеринария берләшмәләре хезмәткәрләре тавыш бирүдә актив катнаша

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген, 17 сентябрьдә, Россиядә сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Илкүләм тавыш бирү, 17-19 сентябрьдә, өч көн дәвамында барачак. Район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре хезмәткәрләре тавыш бирүдә актив катнашалар.

Сайлауларда тавыш бирү өчен үз сайлау участогыңны Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары, шулай ук «Минем сайлау участогы»дигән махсус кушымта аша белеп була. Сайлаучыга бары тик үзенең яшәү адресын гына кертергә кирәк. Электрон система конкрет территорияне күрсәтеп, тавыш бирү участогы номерын һәм адресын бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International