Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты "Яшь профессионаллар" (Worldskills Russia) IX Милли чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (Worldskills Russia) IX Милли чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатында гомуми медаль зачетында беренче урынны алган Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашты.

Алар арасында "Ветеринария" компетенциясе буенча җиңүчеләр дә, алтын медаль иясе, Буа ветеринария техникумының 4 курс студенты Татьяна Спирина да бар иде. Шулай ук Буа районының Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Екатерина Әхмәтҗанова да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җыелма командасын чемпионатта уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. "Бу-тырыш хезмәт һәм күп санлы күнегүләр нәтиҗәсе. Чемпионнарны һәм призерларны чын күңелдән шундый яхшы нәтиҗә белән котлыйм. Без сезгә һәрвакыт ышанабыз!» - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул экспертларга, тренерларга һәм педагогларга башкарылган эшләре өчен, шулай ук ярышларга әзерлек өчен барлык шартларны тәэмин итүче уку йортлары җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Ул Татарстанда WorldSkills хәрәкәтен алга таба да актив яклаячаклар, дип өстәде. Аннары Президент Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты.

Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының виналы Уфада 2021 елның 25-29 августында узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International