Республиканың ветеринария белгечләре, дуңгызларда африка чумасын булдырмау максатларында, дуңгызчылык предприятиеләрендә комиссия тикшерүләре үткәрә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ветеринария күзәтчелегенең күчмә комиссиясе составында Буа районындагы "Авангард" дуңгызчылылк предприятиесында булды.
Әлеге эш сәфәрендә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов җитәкчелегендәге комиссиядә шулай ук Апас территориаль бүлеге башлыгы Фиргать Сафин, Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Камил Әхмәтов та катнашты.
Күчмә тикшерү барышында комиссия, хуҗалыкның аеруча куркыныч авырулар, шул исәптән африка дуңгызлар чумасыннан саклану дәрәҗәсен күтәрү максатларында, компартентлаштыру таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Белгечләр сүзләренчә, хуҗалыкларның аеруча куркыныч чирләрдән, шул исәптән зур икътисадый зыян китерә торган африка дуңгыз чумасыннан саклану дәрәҗәсен күтәрүнең гаять мөһим булуы сәбәпле, компартментлаштыруга аерым игътибар белән карарга кирәк.
Республиканың ветеринария хезмәте дуңгыз үрчетүче хуҗалыкларда баш санын җентекләп исәптә тотуны, терлек азыгының термик эшкәртелүен, сугым продуктларын саклау таләпләрен, хайваннарны карап тотуга карата ветеринария таләпләрен үтәү һәм башка кирәкле чараларның үтәлешен тикшергәндә катгый чаралар күрә.