2021 ел башыннан бирле Татарстан Республикасында хайваннарда котыру авыруы буенча 23 имин булмаган пункт теркәлгән. Бу сан 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14кә кимрәк (2020 елда котыру авыруы буенча 37 имин булмаган пункт саналган иде). 2021 елда йорт хайваннарында котыру авыруы саны 78% тәшкил итте, кыргый хайваннарда - 18%, авыл хуҗалыгы терлеләрендә - 4%.
Татарстан Республикасында хайваннарда котыру авыруы очраклары барлыкка килү кыргый табигатьтә төлкеләр биологиясе белән тыгыз бәйләнгән. Төлкеләрнең актив хәрәкәт чоры кыш һәм иртә язда, шулай ук көзге-кышкы чорда күзәтелә. Җәй көне, төлкеләр бала үстергәндә, аларның хәрәкәтчәнлеге чикләнгән, шуңа да котыру чире йогу очраклары саны бик аз була. Көзен, үсеп җиткән яшь төлкеләр хисабына популяцияләрнең тыгызлыгы арту нәтиҗәсендә, авырулар санының артуы кабат күзәтелә.
Котыру вирусы резервуары һәм авыруны иң төп таратучылар булып, беренче чиратта кыргый җәнлекләр, төлкеләр тора. Алар торак пунктларга, гражданнарның шәхси хуҗалыкларына, терлекчелек фермаларына үтеп керә, авыл хуҗалыгы терленкләренә һәм йорт хайваннарына һөҗүм иткән очракта котыру чирен йоктыру чыганагы була.
Республиканың ветеринария табиблары 100% үлемгә китерә торган котыру инфекциясе таралуга юл куймас өчен елга ике тапкыр, язын һәм көзен кыргый хайваннарны, барыннан да элек төлкеләр һәм янутсыман этләрне котыру авыруына каршы вакциналаштыра. Язын да, көзен дә һәр чорда республика буйлап 900 мең доза, ә бер ел эчендә 1 млн 800 мең доза салына. Шулай ук эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында ветеринария табиблары ел саен шәхси секторда этләр һәм песиләр котыруга каршы вакцинация дә үткәрәләр. Йорт хайваннарын котыру чиренә каршы вакциналау бик мөһим чара. Һәр хуҗалык иясе бу мәсьәләгә зур җаваплылык белән карарга тиеш, чөнки ахыры аяныч тәмамланучы котыру чире кеше гомере өчен дә зур куркыныч белән яный.