Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары һәм аспирантлары «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея»XVII республика конкурсы бүләкләренә лаек булдылар. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, тантанада«Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узды.
Конкурс Татарстан Республикасында тикшеренү һәм фәнни-техник эшчәнлекнең үсешен стимуллаштыру һәм популярлаштыру өчен оештырылган иде. Конкурс нигезендә экспертлар төрле номинацияләрдә 165 җиңүчене билгеләде, алар 25 меңнән 220 мең сумга кадәр акчалата бүләк алды.
Академиядән «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVII республика конкурсында җиңүчеләр:
«Социаль әһәмияте зур булган инновацияләр» номинациясендә:
Ветеринария эшен оештыру кафедрасы аспиранты Бутова А. А. – «Татарстан Республикасы халкының эпидемиология иминлеген тәэмин итү элементы буларак, хайваннар өчен приютларга нәтиҗәле ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыру» проекты белән;
Ветеринария эшен оештыру кафедрасы аспиранты Баканова Е. О. – «Органик терлекчелек өчен яшь кош-корт белән тәэмин итүче сәнәгать каз үстерүче предприятиеләргә ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыру» проекты белән;
Биология, генетика һәм хайваннарны үрчетү кафедрасы доценты Камалетдинов И. Н. – «Татар токымлы атлар белән селекция-нәсел эше» проекты белән;
«Инновацияләр старты»номинациясендә::
Профессор, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире Гайнуллина М.К. – «Үсемлекчелектә стресска каршы кулланыла торган адаптоген Аль Эксир» проекты белән;
"Наноимпульс" номинациясендә»:
Физиология һәм патологик физиология кафедрасы доценты Гыйрфанов А.И. – «Ашказаны җәрәхәтен булдырмый калу һәм дәвалау өчен наноструктур цеолит һәм витаминлы-аминокислотлы комплекс нигезендә композит препарат» проекты белән җиңү яулады.
Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз! Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм зур уңышлар телибез!