Терлек азыгына антибиотик преператлар кушуны тыю турындагы закон проекты өченче укылышта кабул ителде

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Терлек азыгына микробларга каршы һәм антибиотик преператлар кушуны тыю турындагы закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта, агымдагы елның 17нче декабрьдә кабул итте. 

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, микробларга каршы препаратлар өстәлеп, терлек азыгын рецепт буенча гына сатарга мөмкин булачак. Җитештерүченең исә фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булуы шарт. Бу терлек организмының микробларга каршы препаратларга ияләшүен, антибиотикларны кабул итмәүчәнлек килеп чыкмасын өчен эшләнә. 

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең «ВетИС» ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасында терлекләр өчен дару препаратларына рецептлар рәсмиләштерү планлаштыра.
Алга таба дарулар, шул исәптән рецептлар буенча гына җибәреләчәк микробларга каршы препаратлар исемлеге, шулай ук мондый даруларны билгеләү тәртибе һәм рецептура бланклары рәвешләре расланачак.

«Ветеринария турында» һәм «дару чаралары әйләнеше турында» федераль законнарга үзгәрешләр кертеләчәк. Төзәтмәләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш. Искәртеп узабыз, закон проекты Дәүләт Думасына хөкүмәт тарафыннан агымдагы елның августында кертелгән иде.

Чыганак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International