«Намус белән яшәргә кирәк!» дигән балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Намус белән яшәргә кирәк!» дигән балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгедә 2021 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәрге чорда район ветеринария берләшмәләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе карамагындагы барлык учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары катнашты.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе катнашучылар арасында җиңүчеләрне билгеләде. Катнашучыларның эшләре балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, өч төркемдә каралды һәм җиңүчеләр дип игълан ителде:

7-10 яшьлек катнашучылар:

Шаһиәхмәтов Альберт Нургали улы, 10 яшь - 1 нче урын

Бәшәрова Раминә Рамил кызы, 8 яшь - 2 нче урын

Нуриев Әмир Нургаяс улы, 9 яшь - 3 нче урын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International