Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 25 декабрендә үз эшен туктатачак. Исегезгә төшерәбез, 11 сентябрьдән Казанда һәм республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Сәүдә шимбә көнне шәһәрнең һәр районында 15 мәйданчыкта 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештырылды.
Барлык ит, балык һәм сөт продукциясе, һичшиксез, ярминкәгә ветеринария документлары (ВСД) белән килә, алар «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» 30 нчы номерлы Республика ветеринария лабораториясе һәм ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан җентекләп тикшереләләр.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре көндәлек анализлый.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләрендә мәҗбүри карап чыккан һәм куркынычсыз дип танылган продукция генә рөхсәт ителә. Ярминкәләр көннәрендә ветеринария белгечләре мәйданчыкларда кизү торалар, продукциягә ветеринария бәясен үткәрәләр.