ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Кайбыч районында ревизия тикшерүләренә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Яр Чаллы зонасының район ветеринария берләшмәләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә торган сөтнең ВСЭ яңа кагыйдәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов сөт сыйфатын тикшерүдә ветеринария-санитария экспертизасы кагыйдәләренә үзгәрешләр керүе турында киңәшмә үткәрде. Әлеге әйтеп үткән үзгәрешләр 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк. 


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Түбән Кама районында булды. Эш сәфәре Түбән Кама районы терлекчелек хуҗалыкларын терлекләрне саклау һәм эре мөгезле яшь терлекләрне карау мәсьәләләре буенча тикшерү максатыннан оештырылды.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Баш ветеринария идарәсенең 2021 елда эш нәтиҗәләре турында Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасында 1 февральдән пландагы язгы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чаралар, диагностик тикшеренүләр үткәрү эше башланды. Хайван авыруларын кисәтүне күзаллаган әлеге зур колачлы эш республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Теләче районы ветеринария берләшмәсендә «Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү»  курсы буенча укулар башланды. Чарада Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Теләче районы Баш ветеринария табибы Илгизәр Гарипов катнашты.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республиканың кошчылык тармагын үстерү нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International