Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында 2022 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары уздырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе командасы ярышларда түбәндәге составта чыгыш ясады: Һадиева Гөлия, Колеватова Мария, Латфуллин Дамир һәм Кузюров Руслан. Ярышлар нигезләмәсенә караганда, кызлар – 1 км, ир –атлар-3 км.ирекле стиль узарга тиеш иде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең команда 22 командадан 11 нче урынны алды.