Бүген Тукай район дәүләт ветеринария берләшмәсендә кече звено ветеринария хезмәткәрләренә сертификатлар тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Тукай район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин катнашты.
Ике атна дәвамында кече звено ветеринария хезмәткәрләренә терлекләр авыруларының беренче билгеләрен алдан ук ачыклау һәм, кирәк булганда, ветеринария табибы килгәнче, беренче ярдәм күрсәтү буенча өстәмә белемнәргә өйрәнделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа агросәнәгать комплексында эшләүче белгечләргә исәпләнгән, аларның хезмәт эшчәнлеге терлекләр белән турыдан-туры бәйле. Укулар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды һәм алдагы уку курслары Кукмара районында узачак.