Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты. Югары патогенлы кош гриппы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау темасына багышланган матбугат очрашуында шулай ук Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов катнашты.
Чыгышы барышында Габделхак Мотыйгуллин сөйләвенчә, 2021 ел дәвамында Россия Федерациясе территориясендә югары патогенлы кош гриппы буенча имин булмаган 68 пункт теркәлгән, шул исәптән кошчылык фабрикаларында - 7, ачык типтагы предприятиеләрдә - 46 һәм кыргый кошлар арасында 15 авыру очрагы теркәлгән. Татарстан Республикасы территориясендә шулай ук Тукай районының крестьян-фермер хуҗалыгында бытбылдыклар арасында кош гриппы учагы теркәлгән иде.
Ветеринария белгечләре сүзләренә караганда, кош гриппы таралу сәбәпләренең берсе - кыргый һәм синантроп кошлар популяциясендә вирус әйләнеше. Шул ук вакытта киек кошларның язгы миграциясе төп сәбәп булып тора.
Йогышлылыгы югары булган кош гриппы ябык типтагы кошчылык предприятиеләре (кошчылык фабрикасы) җитәкчеләренә, синантроп һәм кыргый кошларның предприятие территориясенә үтеп керү мөмкинлеген булдырмый торган биологик яклауның югары дәрәҗәсен катгый саклауны, шулай ук азык, транспорт, инвентарь, кием һәм персоналның аяк киеме белән үтеп керүен кисәтүне тәэмин итәргә кирәк.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе халыкка, кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә, крестьян-фермер хуҗалыклары милекчеләренә, кош-корт һәм кошчылык продукциясен тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар милекчеләренә мөрәҗәгать итеп язгы чорда аеруча сак булырга һәм кош грипы вирусы йогуны булдырмау чараларын күрергә, ветеринария таләпләрен үтәүләрен таләп итә.