Дәүләт Советы депутатлары “Зооцентр” приютын карады

2022 елның 11 марты, җомга

 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Мирный торак массивында “Зооцентр” акционерлык җәмгыятенең йорт этләре өчен Казан приютында булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары приют эшчәнлеге белән танышу максатында катнашты.

Оешма директоры Рөстәм Нуруллин хуҗасыз хайваннар белән эшләү үзенчәлеге турында җентекләп сөйләде. «Зооцентр» директоры сүзләренә караганда, оешма җитәкчелеге үз алдына бөтен таләпләргә җавап бирерлек заманча приют булдыру бурычын куйган.

Приют территориясендә объектлар реконструкцияләү һәм төзү «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында» яңа федераль закон үз көченә кергәннән соң старт алды, дип искәртте Рөстәм Нуруллин. Канун йортсыз этләр булган приютларга карата таләпләр билгели. Мәсәлән, бинада һава температурасы 7 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш, минималь үлчәмнәр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International