Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария оешмаларына ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарының район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты. Киңәшмә барышында ветеринария берләшмәләрендә ветеринария-санитария экспертизасы эше турында Ирина Тарутина чыгыш ясады.