Бүген Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды. Биредә "Габитов Рүзәл Мәликович" крестьян-фермер хуҗалыгының терлек сую пункты базасында Балык Бистәсе, Чистай, Алексеевск, Аксубай, Нурлат, Әлки районнарының терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре таләпләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада шулай ук ВСЭ һәм Дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, Алексеевск территориаль бүлеге начальнигы Ильяс Камалов катнашты.