Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һөнәри әзерлек тәмамлану турында республика ветеринария-санитария белгечләренә тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды. Габделхак Мотыйгуллин барысын да уңышлы укулары белән котлады һәм ветсанэкспертларның авыр хезмәтендә уңышлар теләде.
Ел саен апрельнең соңгы шимбәсендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара ветеринария табибы көне (World Veterinary Day) билгеләп үтелә, ул 2000 елда Бөтендөнья ветеринария ассоциациясе тарафыннан бөтен дөнья буенча ветеринарлар эшенең төрле аспектларын яктырту һәм аларның хайваннарның сәламәтлеген һәм тормышын яхшыртуга, шулай ук иҗтимагый сәламәтлек саклауга керткән өлешләре турында хәбәрдарлыкны арттыру максатында оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Яр Чаллы зонасы буенча ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге шәхсән үзе тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын, шулай ук ветеринария өлкәсендә эшләгән ветераннарның хатыннарын котладылар. Алар бүләккә азык-төлек җыелмалары алдылар.
Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария контроле бүлегенең ветеринария табибы Айрат Зәкиев пауэрлифтинг буенча Россия-2022 чемпионатында 1 урынны алды. Чемпионат Екатеринбург шәһәрендә узды.
Сыерларның мастит авыруы аркасында еллык савымга килгән зыян 10-15% ын тәшкил итә. Кайбер сыерларның уңышлы дәвалаганда да, сөт бизе тукымалары үзгәрмәү сәбәпле, элекке савымнары яңадан торгызылмый, дип кисәтәләр Ленинград өлкәсе ветеринария лабораториясе белгечләре.
Эпизоотиягә каршы язгы чаралар кысаларында барлык шәһәр һәм районнарда йорт хайваннарының котыру авыруына каршы бушлай вакцинация уза. Һәр ял көнендә Казан шәһәренең дәүләт ветеринария клиникалары белгечләре шәһәрнең торак массивларына чыгалар. Котыруга каршы вакцинация түләүсез үткәрелә!
Республиканың ветеринария табиблары ерткыч җанварларда котыру авыруын кисәтү өчен ел саен башкарыла торган вакциянация эшенә кереште. Котыруга каршы ораль вакцинация кыргый ерткыч хайваннарны, барыннан да элек төлке һәм янутсыман этләр өчен каралган. Бу операция елга ике тапкыр – 1 млн. 440 мең доза, язын һәм көзен 720шәр мең дозада үткәрелә. Күчмә бригадаларның эше республиканың барлык муниципаль районнарында оештырылган.
Россиянең хайваннар өчен дарулар җитештерә торган иң эре оешмалары өчен Милли ветеринария ассоциациясе үзебезнең ветпрепаратлар җитештерүне арттыру һәм чит ил продукциясен йөз процент алмаштыру өчен тәкъдимнәр әзерләде.