ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль  хезмәткәрләре  буенча  ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә М-7 «Мәскәү-Уфа» автомобиль юлында Татарстан Республикасы Тукай районыннан Чувашия Республикасына 10 баш мөгезле эре терлек ташу факты ачыклады, терлеклэр бәйләнмәгән килеш кайтарылган. Гаеплеләр РФ КоАП 10.6 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Яр Чаллы территориаль белгечләре, «Тула-1» постындагы юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, 102 данә эре мөгезле терлек тиреләрен ташу фактын ачыклады тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләре бозылуы ачыкланды.Маршрут: Башкортстан Республикасы Янаул шәһәре – Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәре. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган. "Ветеринария документларын рәсмиләштерү буенча эшне оештыру кагыйдәләрен, ветеринария документларын рәсмиләштерү тәртибен раслау турында документларны кәгазьләрдә озату документлары";14.05.1993 ел, №4979-1 Россия Федерациясе Законының 15 статьясы.Гаеплеләр 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплыл тартылды.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 16 гыйнварында Арча ветеринария берләшмәсе тарафыннан районның ветеринария табиблары һәм зоотехниклары белән семинар-киңәшмә  уздырылды. Чара Арча ветеринария берлэшмэсенең  башлыгы Фәйзрахманов Р. А., районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатиятов Р. М., Беларусь Республикасыннан ветеринария табибы-консультанты Синкевич С. В. катнашында Арча муниципаль районы администрациясе утырышы залында узды. Семинар-киңәшмәдә эре мөгезле яшь терлекләрнең сакланышы, үпкә, ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау, мастит, эндометрит мәсьәләләре күтәрелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары  Кузайкино - Нурлат автоюлында  чираттагы кизу  вакытында  юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә 10 автотранспорт тикшерэ , шуларның 3се контрольдә тотыла торган йөк ташыган. Тикшерү барышында сөтне ачык савытта ташу факты ачыкланды, бу исә "сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында" Таможня берлегенең Техник Регламентын (033/2013 ТС) бозу булып тора. Хокук бозучы РФ КоАП 14, 43 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль  инспекторлары Казан шәһәре территориясендә казылык әйберләрен сату фактын ачыклады,тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләре бозылу ачыкланды. Хокук бозучы административ хокук бозулар өчен 10 ст. 1 өлешендә каралган җаваплылыкка тартылды.РФ Административ хокук бозулар кодексының 8 нче өлеше. Продукцияне сату туктатылган.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы -Татартсан Республикасы Баш Дәүләт  ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнарны кабул итүне Апас  районында үткәрде. Бүген Апас  районы ветеринария берләшмәсендә ветеринария өлкәсенә кагылышлы сораулары белән районның 6 гражданины  килгән иде.Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда иң күп мөгезле эре терлек асрауга,терлек чалу пунктын ачу, сукбай песилэрне  һәм этләрне тоту ,   авыл-хуҗалыгы кошларын керту һәм аларны халыкка сату кебек сораулар бирелде.Гражданнарны кабул итүдә ветеринария берләшмәсе башлыгы Марат Фәтрахманов, Апас территориаль бүлеге башлыгы Фиргәт Сафин катнашты . 

 

М-7 «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» юл-патруль хезмәте СП) автоюлының 777 нче чакрымында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль  һәм  юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә терлекчелек , кош,балык,продукциялэренең ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып ташу  очраклары ачыкланды.Терлек  ите автотранспортта өеп ташыла. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль  белгечләре Яр Чаллы шәһәре территориясендә Сарман трактында 25 кг кош ите санкцияләнмәгән рәвештә сату фактын ачыклады. Сәүдә ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. « Ветеринария документларын рәсмиләштерү буенча эшләрне оештыру кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм кәгазьдә тутыру тәртибен раслау турында» 589 нчы номерлы боерыгы .  Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль инспекторлары тарафыннан Түбән Кама шәһәрендәге ярминкәләрдә ветеринария законнары нигезендә бозыла торган терлекчелек продукциясен сату кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерү уздырылды. Ветеринария документлары тикшерелде, азык-төлек продуктларын гамәлгә ашырганда хокук бозуларны булдырмау буенча киңәшләр бирелде.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары  «Сорочьи Горы "  кизү торган вакытта, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә 16  автомашина тикшерелэ, шуларның 7се контрольдә тотыла торган йөк ташыган. Закон таләпләрен бозуның 2 очрагы ачыкланды, шуларның берсе-Ветеринария документларын тапшырмыйча гына , икенчесе-капланмаган савытларда сөт ташу очрагы. Ачыкланган хокук бозу очраклары буенча хокук бозучылар РФ КоАП 14, 43 ст.2,10, 8 һәм 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International