Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Яр Чаллы территориаль белгечләре, «Тула-1» постындагы юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, 102 данә эре мөгезле терлек тиреләрен ташу фактын ачыклады тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләре бозылуы ачыкланды.Маршрут: Башкортстан Республикасы Янаул шәһәре – Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәре. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган. "Ветеринария документларын рәсмиләштерү буенча эшне оештыру кагыйдәләрен, ветеринария документларын рәсмиләштерү тәртибен раслау турында документларны кәгазьләрдә озату документлары";14.05.1993 ел, №4979-1 Россия Федерациясе Законының 15 статьясы.Гаеплеләр 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплыл тартылды.