ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

9  нчы гыйнвардан  – 11 нче гыйнвар көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргэн.

-  Серологик тикшеренүләр: 58 тикшеренү;

- Лейкозга серологик тикшеренүләр: РИД буенча 86 кан пробасы;

- Вирусологик тикшеренүләр: 287 кан пробасы, 96 пат пробасы.материал;

- Бактериологик тикшеренүләр: 19 патматериал пробасы, 12 смыв, 9 мәет, 5 сперманың пробасы, гистологиягә 4 проба;

- Биохимия бүлеге: 10 азык пробасы, 19 кан пробасы; 

- ПЦР: 113 проба;

- Барысы да: 3 проба сөт, 5 проба ит;

- Паразитологик тикшеренүләр: копрологиягә 22 проба;

- Радиология бүлеге 7 проб;

- Токсикологик тикшеренүләр: 2 проба;

- Сынау үзәге: пробалар булмады.

Арча районын ветеринария берлэшмэсенен   белгечләре  Татарстан Республикаснын Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә нодуляр дерматитка каршы профилактик вакцинация уздыра башладылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенен  Апас территориаль инспекторлары тарафыннан  Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы территориясендә яшь мөгезле эре терлекнең санкцияләнмәгән сату факты ачыкланды . Тикшерү барышында ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, ә нәкъ: хайван продукциясе аның кайдан китерелүен, чыгышын, сыйфатын һәм хәвефсезлеген, шулай ук продукция чыгарылган җирлекнең эпизоотик иминлеген раслый торган ветеринария документлары белән генә кабул ителә.  Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан 2016 нчы елның 27 нче декабрендә « ветеринария документларын рәсмиләштерү буенча эшләрне оештыру кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм кәгазьдә тутыру тәртибен раслау турында»589 нчы номерлы боерыгы . . Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 15 гыйнварында Апас районында сәгать 10.00 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов буенча гражданнарны күчмә кабул итү көнен уткәрәчәк. (Совет урамы, 5 йорт)

Гражданнар үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча шәхсән мөрәҗәгать итә алалар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- хайваннарда, шул исәптән авыл хуҗалыгы терлекләре, йорт хайваннары һәм зоопарктагы җанварлар, башка җәнлекләр, кошлар, балыклар, умарта кортларында йогышлы  һәм башка авыруларны булдырмау һәм юк итү буенча чараларны гамәлгә ашыру, терлекчелектә ветеринария хезмәте күрсәтү буенча куелган региональ планны үтәү;

- ветеринар-санитар юнәлештә терлекчелек продукциясе куркынычсызлыгын тәэмин итү, закон кысаларында дәүләт ветеринария күзәтчелеген тәэмин итү;

- халыкны хайваннар һәм кешеләр өчен куркыныч булган авырулардан саклау;

- Татарстан территориясен читтән кергән терлек авыруларыннан саклау.

Кабул итүгә язылу 8(84376) 2-15-63 телефон номеры аша башкарыла.

Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары Кузайкино - Нурлат юлында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә 15 машина тикшерде, шуларның 6 сы контрольдә тотыла торган йөк ташыган. Ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып эре мөгезле терлек ташу очрагы ачыкланды. Хокук бозучы РФ КоАП 1, 10,8 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Апас территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә эре мөгезле терлекнең санкцияләнмәгән рәвештә сатуның 4 очрагы ачыкланды . Шунлыктан 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары бозылган. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылды.

 Апас территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Буа шәһәре территориясен тикшерү барышында  ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозып сөт продукциясен сату очрагын ачыкладылар.  Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылды.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Казан  территориаль бүлеге инспекторлары  “Мәскәү-Уфа” М-7 юлында ташу кагыйдәләрен бозып  4 баш эре мөгезле терлекне бәйләмичә ташыганнарын  ачыкладылар.  Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды.


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары «Таврия-2» постында, ташу кагыйдәләрен бозу очрагын ачыкладылар. Кош ите продукциясе антисанитар шартларда ташылган. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды.

 

 Хөрмәтле   хезмәттәшләр!

Сезне якынлашып килүче 2019 ел белән чын күңелдән котлыйм! Яңа ел-ул тылсымлы бәйрәм, аның артында яңа тормыш бите ачыла.

Яңа Елда сезнең теләкләрегез тормышка ашсын һәм өметләрегез аклансын,  тынычлык һәм татулык саклансын.Чын күңелдән Сезгә бәхет, уңышлар һәм   күңел тынычлыгы телим! Яңа ел Сезнең йортка муллык һәм иминлек алып килсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International