Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары Кузайкино - Нурлат автоюлында чираттагы кизу вакытында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә 10 автотранспорт тикшерэ , шуларның 3се контрольдә тотыла торган йөк ташыган. Тикшерү барышында сөтне ачык савытта ташу факты ачыкланды, бу исә "сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында" Таможня берлегенең Техник Регламентын (033/2013 ТС) бозу булып тора. Хокук бозучы РФ КоАП 14, 43 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.