Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы -Татартсан Республикасы Баш Дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнарны кабул итүне Апас районында үткәрде. Бүген Апас районы ветеринария берләшмәсендә ветеринария өлкәсенә кагылышлы сораулары белән районның 6 гражданины килгән иде.Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда иң күп мөгезле эре терлек асрауга,терлек чалу пунктын ачу, сукбай песилэрне һәм этләрне тоту, авыл-хуҗалыгы кошларын керту һәм аларны халыкка сату кебек сораулар бирелде.Гражданнарны кабул итүдә ветеринария берләшмәсе башлыгы Марат Фәтрахманов , Апас территориаль бүлеге башлыгы Фиргәт Сафин катнашты .