2019 елның 16 гыйнварында Арча ветеринария берләшмәсе тарафыннан районның ветеринария табиблары һәм зоотехниклары белән семинар-киңәшмә уздырылды. Чара Арча ветеринария берлэшмэсенең башлыгы Фәйзрахманов Р. А., районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатиятов Р. М., Беларусь Республикасыннан ветеринария табибы-консультанты Синкевич С. В. катнашында Арча муниципаль районы администрациясе утырышы залында узды. Семинар-киңәшмәдә эре мөгезле яшь терлекләрнең сакланышы, үпкә, ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау, мастит, эндометрит мәсьәләләре күтәрелде.