М-7 «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» юл-патруль хезмәте СП) автоюлының 777 нче чакрымында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль һәм юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә терлекчелек , кош,балык,продукциялэренең ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып ташу очраклары ачыкланды.Терлек ите автотранспортта өеп ташыла. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды.