ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча киңәшмә узды.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында катнаша.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТР МК Баш ветеринария идарәсендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оештыру чаралары турында киңәшмә узды


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышы эпидемиясе башланганнан бирле Казан дәүләт ветеринария клиникаларына мәче һәм эт хуҗалары, урамда йөреп кергәннән соң хайванның аякларын һәм йонын дезинфекцияләүнең ярашлы булуы кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Куланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) эш бирүчеләрне Хезмәткәрләр арасында яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча күрсәтмәләрне үтәргә өнди.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә узды.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районына эш сәфәре кылды.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International