Ветеринария клиника белгечләре эт хуҗаларына киңәшләр бирде

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышы эпидемиясе башланганнан бирле Казан дәүләт ветеринария клиникаларына мәче һәм эт хуҗалары, урамда йөреп кергәннән соң хайванның аякларын һәм йонын дезинфекцияләүнең ярашлы булуы кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә.

Казанның ветеринария берләшмәсе белгечләре йорт хайваннарын антисептик һәм антимикроб активлыгы булган башка матдәләр белән эшкәртүдән кисәтәләр. Ветеринар күзәтүләре буенча, кайбер хуҗалар, процедура гаиләне һәм хайванны коронавирус йоктырудан саклар, дип уйлый. Киресенчә, төрле антисептиклар хайванның сәламәтлегенә һәм тормышына зыян китерергә мөмкин.

Бөтендөнья хайваннар саклау оешмасы (МЭБ) кешедән йоктырган хайваннар, COVID-19ны кешеләр арасында таратуның бернинди дә дәлилләре юк дип хәбәр итә. Авыруның кабынып китүе кешеләр арасындагы элемтә белән бәйле.

“Шуңа бәйле рәвештә без коронавирус инфекциясе белән зарарланган яки медицина күзәтүе астында булган кешеләргә үз хайваннары белән элемтәне минимумга җиткерергә киңәш итәбез. Бу очракта хайванны карау башка гаилә әгъзасы үз өстендә булырга тиеш. Әгәр мөмкин түгел икән, хайван хуҗасына гигиена чараларын үтәргә һәм медицина битлеген киеп йөрергә кирәк", - дип билгеләп үтте белгечләр.

Урамда йөреп кергәннән соң хайваннарның аякларын антисептиклар, (әгәр ветеринар врач белән билгеләнмәгән булса) спирт яки башка чаралар белән эшкәртергә кирәк түгел.

Эт-мәче аякларын сабын яки махсус шампунь белән юарга була. Бу процедура коронавирусны гына түгел, башка йогышлы һәм паразитар авыруларны да профилактикалау өчен җитәрлек булачак. Процедурадан соң хуҗага кулларны тагын бер тапкыр юарга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International