Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районына эш сәфәре кылды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районына эш сәфәре кылды.

Визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов модульле участок ветеринария пунктын карап узды. Штаттагы 4 кеше 18 торак җирлегендә дәвалау-профилактика һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрә. Татарстан Президенты ветпункт бинасын карап узды һәм махсус машиналар күргәзмәсе белән танышты.

Тулырак: Рәсми Татарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International