ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Александр Дмитриевич Смирнов Сталин репрессиясенең, Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуның иң авыр елларында ветеринария эшен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның эшчәнлеге 1936 елда СССР, РСФСР һәм Татарстан хөкүмәтләренең ветеринария һәм яңа ветеринария Уставы мәсьәләләре буенча карарларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

СССР Кораллы көчләренең Бөек Ватан сугышы елларында хәрби уңышларына Кызыл Армиянең тыл хезмәтләре бөтен яктан ярдәм итә. Бу рәттә хәрби-ветеринария хезмәте лаеклы урын алып тора. Сугыш вакытында аның әһәмияте армиядә күп санда атлар һәм башка гаскәри хайваннарны куллану зарурлыгы белән билгеләнә. Сугыш башланганда армия сафларында атларның саны 526,4 мең булса, 1941 елның сентябренә – 1 324 676, ә аерым чорларда ул 2 млн.га җиткән. Ветеринария хезмәте төрле яралар һәм авырулар алган атларны терелтеп, йөзләгән мең атны сафка чыгара.


1
май, 2020 ел
җомга

Без һәркемне хәтерлибез. Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында ветеринария хезмәте эшенә багышланган язмалар сериясен башлыйбыз.

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Әлеге якты җылы май бәйрәме күпмилләтле халкыбызның батырлыгын һәм хезмәт сөеючәнлеген, хезмәт ияләренең бердәмлеген чагылдыра.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген видеоэлемтә режимында Баш ветеринария идарәсендә республиканың Идел аръягы зонасы районнары белән санитар-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү буенча киңәшмә узды.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Югары Ослан районының "Красный Восток-Агро" АҖнең "Макулово" терлекчелек комплексында булды.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Апас ветеринария берләшмәсендә эпизоотиягә каршы һәм санитар-профилактик чараларның үтәлеше турында хисап киңәшмәсе узды.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ZOOM онлайн платформасы аша гражданнарны видео аша кабул итү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды


24
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген Апас ветеринария берләшмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп яңа баш табиб Алмаз Гыйбадуллин билгеләнде.

Коронавирус пандемиясе чорында Татарстан ветеринария хезмәте штат режимында эшли. Хезмәткәрләрнең нибары 20% ы гына читкә күчкән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - ТР Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International