Бүген видеоконференцэлемтә режимында Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, идарә бүлеге башлыклары, дәүләт ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары, ветеринария-санитария экспертлары һәм ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашты.
2020 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария лабораторияләренең эш йомгаклары турында Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин биологик калдыкларны җыю буенча эшкә йомгак ясады.
Видеоконференцэлемтә барышында киңәшмәдә катнашучылар киләсе мәсьәләләрне карадылар:
“Меркурий" ФДМС эшчәнлеге;
- Ветеринария-санитария экспертлары эшчәнлеге;
-Мөгезле эре терлекне ветеринария документларыннан башка сатуның бозу очракларын ачыклау;
- Меркурий ФГИСЫНДА ветеринария документларын рәсмиләштерүне чагыштырма анализлау.
Киңәшмә ахырында идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар билгеләде.