Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышы ачылды. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында уза.
Электрон тавыш бирү системасы барлык залларда да булмаганлыктан, тугызынчы утырышта электрон системадан файдаланмыйча ачык тавыш бирү оештырылачак, бу шулай ук Регламент тарафыннан каралган. Һәр залда хисап комиссиясе эшли.
«Республикада югары әзерлек режимы кертелде һәм чикләү чаралары билгеләнде, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, - бу шартларда парламент яңа эш тәртибенә күчте. Массакүләм чаралар бетерелде, депутатлар читтән торып эшлиләр. Дистанцион режимда барлык комитетларның утырышлары үткәрелде. Бүген Дәүләт Советы утырышы Президиум карары нигезендә видеоконференцэлемтә режимында уздырыла. Бу парламент тарихында беренче шундый тәҗрибә. Чикләүләр кертелүгә карамастан, без килеп туган хәлдә республика өчен мөһим булган законнар турында фикер алышырга һәм кабул итәргә тиеш».
Тугызынчы утырышның көн тәртибенә Президум 27 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде. Депутатлар каравына 2019 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде.
Дәүләт Советы утырышында республиканың сигез законы проекты каралачак.
Тулырак: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы