Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оештыру чаралары турында киңәшмә узды.
Киңәшмәне ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Чарада ТР МК Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, дәүләт ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре һәм дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Арча ветеринария берләшмәсе башлыклары коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар оештыру турында чыгыш ясадылар.
Киңәшмә ахырында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җыелганнарга республика территориясендә коронавирус йогышы белән авыру очракларына юл куймау буенча саклык чараларының катгый үтәлеше турында искә төшерде.
Исегезгә төшерәбез, ТР ветеринария берләшмәләре хезмәткәрләре дәүләт учреждениеләре, җәмәгать урыннары, скверлар, парклар һәм башкалар территорияләрендә дезинфекция чаралары үткәрәләр.