6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары “Актаныш” постында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклый. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә йөк төягән машиналарны тикшерү вакытында 350 кг күләмендә төрле балык продукциясенә ветеринария белешмәсе булмаганы фаш ителә. Продукция Яр Чаллыдан Башкортостанның Нефтекама шәһәренә ташылган. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Приказы бозылу сәбәпле, гаепле кешегә протокол төзелгән.