7 нче февраль көнне “Мәскәү - Уфа” юлында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары кош итен ташуда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән. 15 түшкә тавык ите, 720 берәмлек тавык йомыркасы ветеринар документларсыз Чуваш республикасыннан Казан шәһәренә китерелә торган була. Гаепләнүче административ җаваплылыкка тартылган.