29 нчы гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр Республика ветеринария лабораториясендә түбәндәге тикшерүләр үткәрелгән:
1005 тапкыр канга серология тикшерүе; 1020 тапкыр лейкозга тикшерү; 55 тапкыр канга вирусология тикшерүе; 57 тапкыр биохимия анализы; терлек азыгына 3 тикшерү; 28 тапкыр сөтне тикшергәннәр.
Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Байлар Сабасы – Шәмәрдән юлында кизү тору вакытында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә 9 берәмлек транспорт тикшерелгән. Шуларның 5 се ветеринар инспекторлары контролендә булырга тиешле продукция ташуы ачыкланган. Хуҗалыклардан җыелган сөтнең ветеринар белешмәсе булмаган өчен, машина йортүчегә кагыйдә бозу турында протокол төзелә.
Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан, еллык планлы тикшерү кысаларында, Казан шәһәренең бер уку йортына тикшерү үткәрде. Тикшерү вакытында ветеринария өлкәсендә хокук бозу очрагы теркәлә: ит продукциясе уку йортына ветеринар белешмәләрсез китерелгән. Бу – ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы булып санала. Хокук бозучыны административ җаваплылыкка тартканнар.
Мәскәү – Уфа юлында (“Малиновка” посты) Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары күчмә постта кизү вакытында ике тапкыр ветеринар кагыйдәләрне бозу очрагын ачыклаган: колбаса продукциясе ветеринар белешмәләрдән башка гына сәүдә нокталарына озатылган. Хокук бозучыларга карата протокол төзелгән.
Мәскәү – Уфа юлында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары терлекчелек продукциясен ташу вакытында ветеринар закон таләпләрен үтәмәү очрагын теркәгән: ит продукциясе тиешле температура режимын сакларга мөмкинчелек бирә торган җиһазларсыз ташылган. Админситратив хокук базган өчен гаепле җаваплылыкка тартылган.
Мәскәү – Уфа трассасының 777 км да (“Малиновка” посты) баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш Республикасыннан Яшел Үзән районына тиешле документлары булмаган сыер итен ташу очрагын фаш иткән. Бу күренеш РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозу дип санала. Гаепләнүче җаваплылкка тарлыган.
Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары, еллык тикшерү нигезендә үткәргән чара вакытында, Казан шәһәрендәге балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә закон бозу очрагына тап булган. Ит продукциясе куллану вакыты чыккан булуга да карамастан, азык-төлек янында сакланган. Мондый төр закон бозучы административ җаваплылыкка тартыла.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары Чистай районы Кутлушка авылындагы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү вакытында ветеринария законнарын бозу очрагы ачыкланмаган.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт инспекторлары Чистай шәһәрендә 8 нче номерлы “Дюймовочка” исемле балалар бакчасына планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу теркәлмәгән.
4 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары “Таврия-2” постында сыер итен тиешле шартларда урнаштырмау очрагын ачыклый. Хокук бозучыга карата административ штраф каралган.